Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

СЕРГЕЕВ ЭКСЛИБРИСЛАРЫ

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең күргәзмә залында "Георгий Сергеев экслибрислары" шәхси күргәзмәсе эшли.

Рәссам иҗатында - графика, рәсем сәнгате, поэзия. Ул линогравюра, агачны чоку, офорт, майлы буяу белән рәсем ясау, акварель куллана. Оста эшчәнлегенә экслибрис, портрет, табигать күренешләре, натюрморт, котлау открыткалары ясау керә. Георгий Сергеев 2015 елгы II Алабуга халыкара экслибрис триеннале, быелгы Алабуга үзенчәлекле рәсем буенча биеннале һәм заманча сәнгатьнең XII Халыкара арт-симпозиумы чараларында катнашкан.

Бу күргәзмәгә 108 экслибрис куелган, рәссам аларны музей-ядкарьлекнең графика коллекциясенә бүләк иткән. Күргәзмә 3 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев