Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте

Ул туган телләрне саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының ролен билгеләп үтте.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тик-токка милли контент белән чыгарга киңәш итте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Әсгать Сәфәров «Ялкын», «Идел», «Сабантуй», «Салават күпере» журналларын берләштергән «Татмедиа Junior» проектының яхшы эшләвен билгеләп үтте, шулай ук әлеге прооект «Шаян ТВ» телеканалын да эшкә алган. 
Ул хәбәр иткәнчә, YouTube, Instagram, TikTok кебек мәйданчыкларга чыгу туган телдә белем бирүне кызыклы итәргә ярдәм итте.
Әсгать Сәфәров яшьләрне җәлеп итү, контентны хәзерге аудитория таләпләренә яраклаштыру белән проблемалар булуын әйтте. Шуның өчен ул яңа алымнар кулланырга кирәклеген ассызыклады.
«Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Татарстан халыклары телендәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу гына түгел, үстерү дә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров журналистларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев