Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шигырь бәйрәме

Чәршәмбе көнне егермедән артык алабугалы "Көмеш гасыр" шагыйрьләренең шигырьләрен уку осталыгында көч сынашты.

Шигырь укучылар бәйгесе ел саен 26 сентябрьдә - Марина Цветаеваның туган көнендә "Көмеш гасыр" китапханәсендә үтә.

Студентлар, шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шигърияткә гашыйк алабугалылар башкаруында Сергей Есенин, Александр Блок, Владимир Маяковский, Николай Гумилев һәм Марина Цветаева шигырьләре яңгырады.

Шигырь укучылар бәйгесенең соңгы этабы 6 октябрьдә "Цветаева учагы"нда үткәрелә. Нәтиҗәләр дә шул көнне ясалачак.

Конкурста җиңүчеләр диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев