Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәр мәчетләрендә укулар башланды

Коръән аятьләрен укыганда, кайдан башларга, кайда туктарга кирәген белү әһәмиятле. Бу белемнәрне гарәп теле фәне, тәфсир (мәгънә аңлату) гыйлеме өйрәтә.

Гарәп теленнән тәҗвид сүзе яхшы һәм сыйфатны арртттыру, көйләп уку сүзләреннән алынган. Яхшырту, осталык белән максатка ирешү дип тәрҗемә ителә. Коръәндә язылганның мәгънәсен бозуларны булдырмас өчен, шәригать фәне буларак, тәҗвид фәнен өйрәнә башлаганнар. Тәҗвид буенча беренче китап авторы имам Муса булганлыгы билгеле.

- Һәр мөселман дин нигезләрен белергә тиеш, - ди Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов. - Елдагыча октябрь аеннан шәһәребез мәчетләрендә укулар башланды. Дин йортына укырга килүчеләр ислам чыганагы булган төп китап Корьән Кәримне, гарәп хәрефләрен, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнәләр. Бакча эшләре тәмамлангач, авыл мәчетләрендә дә укулар оештырыла. Дин тарихы аның үсеше белән үрелеп бара, шуңа күрә һәр мөселман өчен үрнәк булган Мөхәммәт пәйгамбәр тормышын өйрәнү мәслихәт, чөнки динне без аның сүзләренә карап өйрәнәбез. Мәчеттә укуларның тагын бер мөһимлеге - ул вәгазьләр өйрәнү.

Шәһәребезнең бар мәчетләрендә дә ислам, иман нигезләре өйрәтелә. Ислам нигезендә Аллаһыны тану, намаз уку, ураза тоту, зәкәт бирү, хаҗ кылу булса, иман - ул кешенең Аллаһка, фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә, изге китапларга, кыямәт көненә һәм тәкъдиргә ышануы. Боларның нәрсә аңлатканын дин дәресләрендә өйрәтәләр.

Җәмигъ мәчетендә Хәлим хәзрәт үткән елдагы кебек, быел да дин белемнәре бирүен дәвам итә. Бу уку елында яңа мөгаллимнәр - Фәннүр хәзрәт Кәримов һәм Лилия ханым Фазлыева килгән. Дәресләр атнага ике тапкыр - иртәнге һәм кичке якта оештырылган. Ял көннәрендә бирегә мәктәп балалары да йөри. Бу уку елының яңалыгы шунда: Коръәнне укый белгән балалар өчен тәхвид дәресләре кертелгән. Анда балалар изге китапны дөрес итеп укырга һәм ятларга өйрәнә. Мөгаллимнәр әйтүенчә, бишь яшьтән Коръән укый белүче сабыйлар да бар.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев