Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәр поликлиникасында үзгәрешләр

Шәһәр поликлиникасына халык дәваланырга һәм профилактика тикшерүләрен үтәргә йөри, белешмә алырга да киләләр. Учреждение эшчәнлегенә кагылышлы мөһим сорауларны без Алабуга үзәк район хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Диләрә Морозова белән әңгәмә барышында ачыкладык.

Диләрә Фәрит кызы  – яңа җитәкче. Бу вазифасын шушы елның 9 гыйнварыннан башлаган. Шунда ук сәламәтлекне салау учреждениесе эшен яхшырту һәм медицина хезмәткәрләре өчен әһәмиятле булган профилактика юнәлешен ныгытуга кагылышлы күп кенә фикерләрен тормышка ашырырга ниятли.

Шунысын да әйтергә кирәк, медицина хезмәте Диләрә Морозова өчен күптәннән таныш. Ул тумышы белән Алабуганыкы, унҗиде яшендә Казан медицина университетына укырга киткән. Берникадәр вакыт башкалада яшәгән, биш ел элек туган шәһәренә әйләнеп кайтырга булган. Диләрә Фәрит кызы дүрт ел үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары үзәгендә  ультратавыш диагностикасы табибы булып эшләгән, кабул итү бүлегендә  пациентларны караган һәм реанимациядә ярдәм иткән. 2018 елда сәламәтлек саклауны оештыру табибына укыган.

− Мин бирегә килгәндә, башкала хастаханәләре һәм шифаханәләре үрнәгендә, эшне яхшырту буенча күп уй-фикер пәйда булды, анда курыкмыйча иярерлек күп дусларым һәм танышларым эшли, − ди ул.

Ниятләренең кайбере инде тормышка ашкан. Мәсәлән, медицина кисәтүләре бүлеге оештырылган. Анда пациентлар, диспансеризациянең икенче өлешен үткәндә, бума ютәл, шикәр чире, гипертония буенча “Сәламәтлек мәктәбе”нә йөриләр. Скандинавия йөреше мәктәбенә теләгән һәркем йөри ала. Пациентлар комитеты булдырылган, анда поликлиникада эш барышында килеп чыккан кыенлыклар хакында сөйләшәләр һәм аларны чишү юлларын хәл итәләр.

Бинаның икенче катында медицина тикшерүләре бүлеге оештырылган, анда мөһим белешмәләр алырга, медосмотр узарга  була, шул исәптән барлык төр машина һәм корал йөртү таныклыгына  да.

− Бүген поликлиниканы тулысынча төзекләндереп киләләр, фасадны гына тәмамлыйсы калды. Яңа флюорограф һәм маммография аппараты алынды, аның мәгълүматы Яр Чаллы онкология бүлегендә күрелә. Июль башыннан өлкәннәрне диспансеризацияләүнең яңа программасы буенча эшли башлаячакбыз – 40 яшьтән узган пациентлар диспансеризацияне өч елга бер тапкыр түгел, ел саен үтәчәк, − ди җитәкче.

Яңа кадрларны җәлеп итү буенча да актив эш бара, врач-эпидемиләр табибы эшен башлаган, 3 июньнән яңа терапевт кабул итә, ул йогышлы авырулар табибы да, шулай ук табиб-фтизиатр эшли башлый, күптән түгел генә вазифасына керешкән яшь хирург авыруларны кабул итә инде. Яңа белгечләр эзләү дәвам итә, докторларга мохтаҗлык бар әле. Үз чиратында, яшь табибларга вакытлыча торак бирелә, социаль программа буенча фатир алу мөмкинлеге бар, тар юнәлештә белгечлек алу өчен укырга мөмкин булу да бик яхшы.

− Безнең поликлиника дустанә, шуңа өстәп, ул сакчыл да булсын дип эшлибез, ягъни пациентларның хезмәтләрне көтү арасы кыскарачак. Учреждениенең маршрутлавын яхшырту өстендә эшлибез, − дип фикерләрен уртаклаша Диләрә Морозова һәм ниятләрнең олылыгын, аларның үтәлешенә өметнең дә зур булуын өсти.

Планнарның барын да чынга ашыруда баш табиб Айрат Сафин һәм аның урынбасары Марина Мелихова булышыр дип ышана ул. Хезмәттәшләрнең һәр нәрсәдә ярдәм итәргә әзер торулары да куанычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев