Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәр проблемалары – алабугалылар күзәтүе астында

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына беренче яртыеллыкта 498 мөрәҗәгать кергән.

Хәзерге вакытта мөрәҗәгатьләрнең 14се буенча эш алып барыла,199ы — «хәл ителгән» статусын алган, 246сы — 2020 елга, 78е — 2021 һәм аннан соңгы елларга «планлаштырылган». 39 гаризага «Мотивлаштырылган баш тарту» белән җавап бирелгән. Район башкарма комитетының баш белгече Ольга Рыкова билгеләп үткәнчә, төзекләндерү мәсьәләләре буенча гаризалар иң актуаль. Алар буенча 175 мөрәҗәгать кергән, 98е хәл ителгән. Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау буенча — 167 мөрәҗәгать, 64е хәл ителгән.
Костенеево авыл җирлегенә караган коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре аеруча проблемалы булып тора. Кыенлык шунда, әлеге ширкәтләр территориаль яктан Түбән Кама муниципаль районында урнашкан. Биредә чүп-чарны, карны җыю һәм махсус билгеләнгән урыннарга чыгару, юлларны ремонтлау, шулай ук электр энергиясе көчәнешенең кинәт үзгәреп торуына бәйле кыенлыклар туа.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты контролендә булган гаризалар бар. Мәсәлән, Хлыстовода юлны ремонтлау (авылга керү юлы, 50 метр). Танай авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров сүзләренә караганда, быелның 1 августына Хлыстовога керү юлына коры асфальт түшәү планлаштырылган. 
Шулай ук Нефтьчеләр проспектындагы 16а санлы йортта яшәүчеләр баскыч һәм тоткычларның бик начар торышына зарланган. «Жилкомфортсервис» ҖЧҖ идарәче компаниясендә хәбәр итүләренчә, әлеге адрес буенча керү төркемен ремонтлау быелның 1 сентябренә кадәр башкарылачак. 12нче микрорайонда Үзәк базар янындагы балалар уен мәйданчыгы да төзекләндерүгә мохтаҗ. Хәзер бу сорау Алабуга башкарма комитеты контролендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев