Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәр сырхауханәсе штаты яшь белгечләр белән тулыланды

Шуларның берсе − Искәндәр Ринур улы Бекмансуров.

Ул табиб-оториноларинголог. Яшь белгеч үз вазифаларына октябрь башында гына керешкән, аның янына килүчеләр бик күп.
− Табиб булу теләге миңа унынчы сыйныфта укыганда килде. Шул чагында әлеге белгечнең бик кирәкле булуын аңладым, югыйсә, баштарак инженер булырга телгем булса да. Төгәл фәннәр минем өчен түгел. Белгечлегем − хирургия, миңа нәкъ менә шушы органнарны — колак, тамак, борынны өйрәнү кызыксындырды, − ди Искәндәр Ринур улы.
Ул Алабугада туган, 9нчы мәктәптә укыган, 2019 елда Ижау дәүләт медицина академиясен «Дәвалау эше» белгечлеге буенча бик яхшы тәмамлаган. Быел «Табиб-оториноларинголог» белгечлегеннән ординатура программасын үзләштергән. Академиядә укыган вакытта ук Ижау шәһәр сырхауханәсендә медбрат, участок табибы булып та эшләгән.
Безнең поликлиникада Искәндәр Ринур улы — бердәнбер лор-табиб. 
Ленинград камалышын кичергән Владимир Громов яңа белгеч кабул иткәннән соң, яңа табиб турында:
− Мин канәгать, молодец, − дип белдерде.
Искәндәр Бекмансуров газета укучыларыбызның үзләрен саклауларын теләде, әлбәттә инде, коронавирустан прививка ясатырга киңәш итте.
−Колак, тамак, борынны саклагыз, − диде ул елмаеп.
Әйтергә кирәк, медиклар сафына тагын психиатр һәм анестезиолог өстәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X