Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрдә бирелә торган җир кишәрлеге күләме кими

Күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлегенең минималь күләменең чиге хәзер 8 сутый булачак. Дүшәмбедә чираттагы Алабуга район Советының чираттагы сессисендә шундый карар кабул ителде.

Моңа кадәр Россиядәге аз санлы муниципалитетлар күп балалы гаиләләргә 15 сутый җир бүлеп бирә иде, безнең район да шулар арасында булды. Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров аңлатуынча, кишәрлек күләменең кимүе мәҗбүри үзгәреш: шәһәрдә дә яңа массивлар барлыкка килә, кишәрлек рәвешләре шундый ки, аларны зурайтып булмаячак.

- Күп балалы гаиләләр артканнан-арта. Закон бозылмый, аның буенча алтышар сутый тиеш. Шәһәрдән читтә кишәрлекләр элеккечә зур булачак, без башта ук, мәсәлән, балалар үсеп, үз гаиләләре булгач, алга таба анда икенче йорт төзерлек булсын итеп бирә идек, - дип өстәде район башлыгы Геннадий Емельянов.

Депутатлар шулай ук район бюджетындагы үзгәрешләрне карады. Республика бюджеты һәм үз кертемнәр арту хисабына шәһәр казнасы 10 миллионнан артык сумга үсәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, район бюджетының чыгымнары да арта. Алар авыл җирлекләрендә юл хәрәкәтен оештыру, укытучы тренерлар һәм спорт инструкторларына, мәдәният оешмаларына ярдәм итүгә, ТОС грантларына һәм башка иҗтимагый мөһим мәсьәләләргә юнәлтеләчәк.

"Урман әкияте" лагереның туклану бүлеген җиһазлауга өч миллион бүлеп биреләчәк. Хәтерләсәгез, былтыр лагерь үзгәртеп корылды, быел исә анда балалар ял итте. Туклану бүлеге булмаганга, балаларны күрше лагерь ашханәсенә йөрттеләр. Хәзер бу сорау хәл ителгән.

Сессиядә тагын берничә мәсьәлә каралды, шул исәптән Вера Сазанова яңадан АМР Контроль-хисап палатасы рәисе итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев