Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шәрәфетдинова: М12 автотрассасы ТРда кафе һәм отельләр төзелешенә этәргеч бирәчәк

Республиканың биш районы аркылы үтәчәк автотрассаны 2024 елга төзеп бетерү планлаштырыла. 

М12 автомобиль юлы төзелеше бизнес өчен яңа мөмкинлекләр булдырачак, Татарстанда яңа кунакханә һәм кафелар барлыкка килүгә этәргеч бирәчәк. Бу хакта республиканың ресторатор һәм отельерлар Ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова хәбәр итте. 
Хәбәрләшүнең логистик юллары барлыкка килү белән, юл буенда хезмәт күрсәтү станцияләре: кафе һәм кунакханәләр дә барлыкка киләчәк, дип ассызыклады җитәкче. Болар барысы да эшмәкәрлекккә этәргеч булачак. 
Ассоциация башлыгы юл буе инфрастурктурасы төзелешенә юнәлдерелгән инвестицияләрнең кире кайтачагын югары бәяләде. 
М12 автотрассасы 2024 елга төзелеп бетәчәк. Ул республиканың биш районы аркылы узар дип планлаштырыла. Юлның гомуми озынлыгы 729 км, Татарстандагы участогы — 142 км. Республикадагы магистраль төзелеше вакытында биш эре юл чишелеше һәм ясалма корылмалар булдырылачак. Моннан тыш, дүрт тукталыш комплексы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев