Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Шәһри Казан»ның җомга саны яңа форматта чыга башлады

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасының җомга саны хәзер А4 форматында 24 битле булып чыга.

«Шәһри Казан» газетасының җомга саны «Шәһри Казан. Язмыш» исеме белән А4 форматында 24 битле булып чыга башлый. Анда гыйбрәтле, кызганыч язмышлар турында язмалар булачак. Моннан тыш, сәламәтлек, дин, киңәшләр, шоу-бизнес һәм башка сәхифәләр дә урын алачак.
Яңа газетаны тәкъдим итү чарасы «Татмедиа» бинасында узды. Биредә журналистлар, язучылар, артистлар һәм блогерлар бар иде. Иң элек кунакларны «Шәһри Казан»ның баш редакторы Радик Сабиров сәламләде.
«А4 форматына күчү турында күптән хыяллана идек. Ул — бик кызыклы һәм уңай формат. Уңышлы, күп тиражлы газеталар нәкъ шул форматта чыга. «Татмедиа» тарихында мондый форматтагы газета булмаган. Безнең теләк — аерым газета чыгару иде. Әлегә шушы җомга санын үзгәртеп карарга булдык. Газета белән кызыксынучылар инде бар, иртән үк берничә кеше язылды», — ди Радик Сабиров.
«Бүгенге көндә А4 форматында 100 меңнән артык тираж белән татар газеталары чыга. Бу — татар өчен бик популяр һәм уңайлы вариант. Аны үзең белән йөртергә дә уңайлы. Икенчедән, ул — халыкчан газета. Күреп торабыз: яңалыклар күп, аны телефоннан да укып була, ә тормыш турында укырга теләгән кеше өчен газета бар. Монда бары тик кызыклы мәгълүмат җыелган», — диде "Татмедиа"ның генераль директоры Шамил Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев