Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шүрнәк авылында "Гүзәл кыз" бәйгесе узачак

18 мартта Олы Шүрнәк авылында "Гүзәл кызлар" бәйгесе узачак. Әлеге чара Яшьләр иҗтимагый советының канаты астында мәдәният идарәсе, җирле яшьләрнең "Полигон" җәмәгать оешмасы, «Барс» Яшьләр үзәге һәм ТРның аграр яшьләр берләшмәсе" Алабуга бүлекчәсе тарафыннан социаль әһәмияткә ия "Авыл яшьләренең V форумы" проекты кысаларында үтәчәк.

Бәйгедә катнашуга 16дан алып 30 яшькә кадәр булган кызлар чакырыла. Аларга үзләренең бар осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтергә туры киләчәк: болар - аш-су әзерләү (тәмле итеп милли ризык әзерләү), иҗат (җырлау, бию), дизайнер (тәкъдим ителгән материаллардан һәм әйберләрдән бүлмәне бизәү өчен композиция төзү) һәм хәтта стилист осталыгы (мәсәлән, бәйге тотучыларга кыска вакыт эчендә фәкать уйлап табасы гына түгел, ә бик шәп прическа ясап күрсәтәсе).
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар инде кабул ителә башлады. "Гүзәл кыз" исеменә дәгъва кылучы кызлар үз анкеталарын шушы адрес буенча nikolaimeln@gmail.com җибәрә алалар. Анда туган як турында эссе яки фотоматериаллар да булырга тиеш. Бүгенге көнгә биш гариза бар инде.

"Гүзәл кызлар" бәйгесенә гариза-анкета һәм конкурс нигезләмәсе монда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев