Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Шушы көннәрдә Алабугага Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде

Максат — мәгариф объектларының Август конференциясенә, шулай ук әлеге мөһим вакыйга кысаларында узачак республика башлыгы визитына әзерлеген бәяләү.

Визит «Алабуга» халыкара мәктәбеннән башланды, анда хәзер җәйге кампус уза. Аннары министр Алабуга политехник көллияте остаханәләрендә булды, полилингваль мәктәп төзелеше барышын бәяләде, 39нчы «Киләчәк» балалар бакчасында булды һәм капиталь төзекләндерү барган бишенче мәктәпне карады. Рафис Борһанов августның төп вакыйгасына әзерлек барышын гына түгел, мәгариф учреждениеләренең төзелеш һәм ремонт эшләре барышын да югары бәяләде.
«Барлык эшләр дә график нигезендә бара. Шуңа күрә сезнең балаларның билгеләнгән вакытта яңартылган бишенче мәктәп бинасына һәм яңа полилигваль мәктәпкә барачагына шигем юк. Полилингваль мәктәпне нәкъ менә Алабугада төзү турындагы карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Алабуганы яңа җитәкче килгән вакытта хуплау максатыннан кабул ителде. Шулай итеп, Алабуга яңа мәктәпкә генә түгел, яңа тормышка да аяк баса дияргә була», - диде ул.
Чыннан да, яңа мәктәп төзү турында карар нәкъ менә яңа команда оешкан вакытта кабул ителгән иде. Шуңа күрә мондый амбициоз проектны гамәлгә ашыруның ничек барачагына кагылышлы кайбер шикләребез дә булды, дип белдерде журналистларга район җитәкчесе Рөстәм Нуриев. Әмма, төрле хезмәтләр ярдәме белән, хәзер мәктәп төзелеше инде финиш сызыгына якынлаша.
«Шәһәр урамнарында бик күп эш нәкъ менә безнең куллар белән башкарылды. Бу барыбызны да берләштерде дип әйтергә була. Шуңа күрә август киңәшмәсен уздыру безгә файдага гына дип саныйм. Безгә бишенче мәктәп реконструкциясен ышанып тапшырулары куандыра. Хәзер барлык мәсьәләләр хәл ителә. МИЗга һәм КФУның Алабуга институтына зур рәхмәт, алар, асылда, җиһазландыруны гына түгел, яңа команда формалаштыруны да үз өстенә алды», — диде район җитәкчесе.
Билгеләп үтик, «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексын ачу 15 августка планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев