Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптик: җәй соңарып киләчәк

Май аенда Татарстан территориясендә озакка сузылган салкыннар күзәтелә.

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләвенчә, быел климатик җәй дә килергә ашкынып тормый, дип яза Татар-информ.

«Климатик хисаплаулар буенча 26-30 май көннәрендә уртача тәүлеклеклек температура 15 градустан җәйге температураларга күчәргә тиеш. Тик чынлыкта болай булмаячак, быел җәй килү озакка сузыла. Фаразлар күрсәтүенчә, 26 майда тәүлеклек уртача температура климат нормасыннан 6-7 градуска түбән булачак. Салкын һәм яңгырлы май җәйнең соңарып килүен тәэмин итте», — диде ул.

Галим Татарстандагы һава торышының хәзерге вакытта Арктика йогынтысында торуын, әмма моның озакка бармаячагын аңлатты. Циркуляция үзгәрергә мөмкин, һәм ул чакта камап ала торган антициклон киләчәк.

Юрий Переведенцев искәртеп узганча, Россиянең Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге июнь аенда Казандагы температураның климат нормасы чикләрендә буласын, ә июль аенда — янә нормадан түбән булачагын фаразлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев