Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Синоптик җәйнең нинди булачагы турында сөйләде

Фаразларны Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд җиткерде.

Быелгы җәй эссе булмаячак. Бу хакта Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. Аның сүзләренчә, һава температурасы уртача булачак. Быелгы җәй узган елдагы җәйгә караганда, салкынчарак булачак.

Шулай да метеоролог билгеләп үткәнчә, фаразлар төгәл түгел.Һава торышына бик еш очракларда көтелмәгәнлек хас. Салкынча булырга тиешле урыннарда — Урал һәм Себер федераль округларының төньягында шактый ук җылы чорлар фаразлана. Аерым бер айларда илнең Европа территориясендә һәм Азия өлешенең көньягында җылы булачак.

Озак сроклы фаразга караганда, Урал төбәгенең күпчелек өлешендә, Себернең төньягында һәм Якутиянең көнбатышында җәй җылы көннәрдән башланып китәргә тиеш. Ә менә Үзәк округның төньягында, Идел буе төбәгенең күпчелек өлешендә (димәк, бездә дә) июнь салкынчарак килергә мөмкин.

Август аенда Үзәк һәм Көньяк округларның көнбатышында эссе һава урнашу көтелә. Ә бездә — Идел буе төбәгендә, Уралның көньягында узган елдагыдан күпкә салкынрак булачак.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев