Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сәламәт булу бик мәртәбәле!

Алабуганың "Яңа йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләр табиб нарколог Марина Плешкова белән очрашты.

Марина Владимировна үсеп килүче буынга алкогольле эчемлекләрнең, наркотиклы матдәләр куллануның зыяны турында сөйләде, үзенең эш тәҗрибәсеннән мисаллар китерде.
Приютның социаль педагогы Татьяна Гуртева хәбәр итүенчә, әңгәмә барышында яшүсмерләр тәмәкенең, алкоголь һәм наркотикларның начар тәэсире хакында күп мәгълүмат алган. Очрашу вакытында оештырылган "Начар гадәтләр" викторинасы сорауларына җавап бирү барышында балалар алган белемнәрен күрсәткән.
- Тәрбияләнүчеләребез үзләре өчен сәламәт яшәү рәвешенең никадәр мөһимлеген аңлап, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүләрен ташламас, ихтыяр көчен һәм холык ныклыгын арттырыр, дип өметләнәсе килә, - ди Татьяна Николаевна. - Сәламәт булу хәзер модада һәм бик мәртәбәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев