Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Сәламәт булыйк!” проекты татарстанлыларга сәламәт яшәү рәвеше һәм хезмәт режимы турында сөйләячәк

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының әлеге проекты бүген старт алды.

Татарстанда “Сәламәт булыйк!” дип исемләнгән масштаблы мәгълүмати-агарту проекты старт алды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Сәламәт булыйк!” дигән инициатива нигезендә Рөстәм Миңнехановның президент программасы. Ул сәламәт яшәү рәвешенә, авыруларны профилактикалауга, рациональ туклануга, гигиена, хезмәт һәм ял режимы нормаларын үтәүгә кагылышлы сорауларның киң даирәсенә кагыла, – дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының төп максаты – республика халкында сәламәт гадәтләр һәм үз сәламәтлегеңә аңлы караш формалаштыру.

“Якын арада без республика массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан социаль челтәрләренең рәсми аккаунтларында мәгълүмати-агарту мәкаләләренең тулы бер сериясен урнаштырырга ниятлибез. Аудитория белән аралашуның башка каналы телевидение булачак, анда тематик тапшырулар һәм экспертларның интервьюлары күрсәтеләчәк, – дип аңлатты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ведомство балалар өчен махсус акцияләр һәм мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре үткәрергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев