Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сәнгать сөючеләр төне

"Мәдәниятләр төне" исеме астында үтә торган Бөтенроссия чарасына быел Алабуга дүртенче тапкыр кушылды.

Алабуга музей-ядкарьлегенең 4 объектын караган 800дән артык кеше өчен әзерләнгән үзенчәлекле программа төн уртасына кадәр дәвам итте.
Чара музейның яңа объекты - заман мәдәнияте залында беренче тапкыр үтте. Бирегә килүчеләргә "Музалар бердәмлеге" музыкаль-шигъри программа тәкъдим ителде. Ул яктылыклы картиналар һәм ком-шоу белән башланды. Барысы да ультрашәмәхә яктылыкта комнан кеше, хайваннар һәм кошлар, япон пагодалары (күпкатлы манара рәвешендәге корылма) һәм чәчәк атып утырган сакура силуэтлары барлыкка килүен тын да алмый күзәтте. Кичәне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм Илдус Сәләхов исемендәге гармунчылар ансамбле чыгышы дәвам итте. Өч күргәзмә эшләде: мексикалы тәрҗемәче Сельма Ансира ясаган фоторәсемнәр, авангардчы һәм нонконформист рәссам Эдуард Зеленин эшләре, музей фондларыннан алынган совет чоры графикасы, скульптура һәм керамика коллекциясе.
Бу төндә тагын бер күргәзмә карарга мөмкин булды - Свердлов өлкәсенең туган якны өйрәнү музееннан борынгы иконалар һәм Евангелие, атаклы невьян бизәкле сандыклар куелган иде. Шушында ук теләге булганнар курчак ясарга өйрәнә һәм юкәдән ясалган брелокны буйый алды.
− Без курчакларны элеккеге ысул белән ясыйбыз. Күбесен энә кулланмыйча, борынгылар әйткәнчә, тормыш бөтен булсынга. Алар ситсы яисә курыстан, төрле зурлыкта ясала. Бүген иң беренче эшләнмәбез - кыңгырау-курчак. Һәркем аңа үзе теләгән төстәге кием, чәч, кайсы кулында кыңгырау тотасын сайлый. Бу курчак яхшы хәбәр китерә дип санала. Төеннәре бәхеткә ясала. Аркасында элмәге бар, өйгә яхшы хәбәрләр килсенгә, аны ишек өстенә элеп куярга була, − ди говорит художник музея-мастерской декоратив-кулланма сәнгать остаханәсенең рәссамы Гөлсем Батрова.
Шишкин музеенда кунакларны театральләштергән тамаша көтә иде. Музей-ядкарьлек хезмәткәрләре, төсле костюмнар киеп, экскурсия үткәрде һәм төрлечә кунакларның күңелен ачты. Биремнәр арасында XIX гасыр көнкүрешенә алып кайта торганы да булды: бәрәңгеле чуен чүлмәкне табагач белән эләктереп, өстәлгә кадәр алып барып кую.
Декоратив-кулланма сәнгать остаханәсендә "Осталар сәнгате" дигән интерактив программа буенча биш оста йоннан әвәләү, курчаклар әзерләү һәм чигү буенча мастер-класс күрсәтте. Күпләрне агач медальон кызыксындырды. Фәхия Нечипорук әйтүенчә, аларны үзең белән йөртү кирәк. Теләк чынга ашкач, аларны яндыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев