Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде

Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.

Россия Мәгариф министрлыгы Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен элеккечә үткәрергә тәкъдим иткән. Пандемия аркасында ул ике ел рәттән онлайн үткәрелде. 

Ведомство башлыгы Сергей Кравцов сүзләренчә, министрлык «Соңгы кыңгырау» ны мәктәп расписаниесенә карап үткәрергә тәкъдим итә. бу майның 25нче числолары, кайдадыр иртәрәк тә булырга мөмкин. Чыгарылыш кичәсен 25 июньдә үткәрергә тәкъдим ителә. Министр әйтүенчә, чыгарылыш кичәләрен шушы көнне үткәрү — мәгариф системасы традициясе.

Сүз уңаеннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен 24 майда соңгы кыңгырау яңгыраячагын белдерде. Ә инде чыгарылыш кичәләрен 24 июньнән алданрак үткәрмәскә тәкъдим ителде.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев