Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы тәүлектә 43 татарстанлы COVID-19 йоктырган

Алабугада коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 13, Тукайда — 3, Югары Ослан һәм Зәйдә — 2шәр, Азнакай, Бөгелмә, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Спас, Ютазы районнарында берешәр кеше яңа вирус йоктырган.
3 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 558 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 297 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 28.
573 474 кешегә прививка ясалган. Шулардан 392 987 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев