Соңгы тәүлектә 51 татарстанлы коронавирус йоктырган
Алабугада 1 яңа очрак теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 25 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 21, Чаллыда — 12, Бөгелмәдә — 5, Әлмәттә — 3, Лениногорск, Тукай районнарында — 2шәр, Әлки, Биектау, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Чирмешән районнарында бер кеше йоктырган.
21 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 26 537 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 950 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 32 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев