Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы тәүлектә Алабугада коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган

Алабугада пандемия башланганнан бирле COVID-19 белән авыруның барлыгы 52 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 54 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
12 кеше хастаханәләргә озатылган, 42 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның 53е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 11 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 18 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 14 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган. 
География: 
Казан — 35 
Яр Чаллы — 10 
Азнакай — 1 
Яшел Үзән — 1 
Лаеш районы — 1
Лениногорск — 1 
Менделеевск районы — 1
Түбән Кама — 1
Нурлат — 1
Балык Бистәсе — 1
Саба — 1. 
9 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 3665 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә 35 кеше савыккан. 20 кеше хастаханәләрдән чыгарылган.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев