Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы тәүлектә Алабугада коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы расланган

Ил буенча авыручыларның гомуми саны – 362 342 кеше.

Республикада COVID-19 белән зарарлануның 63 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

18 кеше хастаханәгә салынган, 45се өйдә дәвалана аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.

Ачыкланган очракларның 62се авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 3, 18дән 30га кадәр – 12, 30дан 50гә кадәр – 15, 50дән 60ка кадәр – 13, 60тан 70кә кадәр – 12, 70тән 80гә кадәр – 8 кеше.

COVID-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан (26 очрак) һәм Яр Чаллы (18 очрак) алда бара. Чүпрәле районында – 7, Буа районында 3 очрак расланган. Әтнә һәм Балтач районнарында 2шәр очрак, Аксубай, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Ил буенча авыручыларның гомуми саны – 362342 кеше.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев