Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Соңгы тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Алабугада барлыгы COVID-19 белән авыруның 38 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 54 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

20 кеше хастаханәләргә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 21 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 14 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан — 39, Яр Чаллы — 3, Әтнә — 4; Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында 2шәр очрак расланган. Буа, Яшел Үзән районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 2966 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, тәүлек эчендә 134 кеше савыккан.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев