Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Социаль ипотека алу үтемлерәк булды

Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека буенча беренчел взнос 5% ка кадәр кимеде.

Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека буенча беренчел взнос 5% ка кадәр кимеде, бу хакта Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттаховка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Программада катнашу өчен ир белән хатынның берсе 36 яшьтән яшьрәк булырга тиеш. Программа тулы булмаган гаиләләргә дә кагыла. Беренчел взнос сыйфатында ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин, ә социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр бала туган өчен Дәүләт 200 мең сум күләмендә бурычны чигерә.
Әлеге программа ярдәмендә дәүләт торак фонды 6 меңгә якын гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра. Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә социаль ипотека программасы эшен Татарстанның барлык яшь гаиләләренә исәпләп киңәйтергә кушты, элек исә бу хокуктан бары тик бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдалана ала иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев