Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Социаль пенсияләр 2,6 процентка артачак

Түләүләрне индексацияләү 1 апрельдә көтелә.

Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова Россиядә өлкән яшьтәге кешеләргә тиздән социаль пенсияләр артуы көтелә, дип белдерде.

Сенатор сүзләренчә, социаль пенсияләр 1 апрельдән артачак. Бибикова аңлатуынча, социаль пенсияләрне иминият пенсиясенә хокукы яки хезмәт стажы, яки пенсия коэффициентларының тиешле күләме булмаган гражданнар ала алачак.

Моннан тыш, законда пенсиянең 2,6 процентка арттыруы күздә тотыла, дип ассызыклады сенатор. 

Ул шулай ук Конституциянең яңа нормаларының барлык социаль түләүләрне, федераль һәм төбәк түләүләрен дә кертеп, индексацияләргә мәҗбүр итүенә игътибарны юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев