Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Советлар Союзы Герое өйдән чыкмыйча гына тавыш бирде

Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта «Камская новь» газетасы яза дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. 
Лаешның мактаулы кешесе өйдән чыкмыйча гына, үз өендә тавыш бирде. Билгеләнгән вакытта аңа сайлау комиссиясе әгъзалары килде, шул ук вакытта алар барлык санитария куркынычсызлыгы нормаларын үтәде. 
Фронтовик сайлау комиссиясе вәкилләрен хәрби формасында каршы алды, ул аларга үз паспортын күрсәтте һәм тавыш бирү өчен өенә кереп китте. Берничә минуттан ветеран кире алар янына чыгып, бюллетеньне урнага салды. 
Борис Кузнецов фикеренчә, төзәтмәләр үз вакытында кертелә, чөнки хәзер башка вакыт килеп җитте. 
Участок сайлау комиссиясе әгъзасы фикеренчә, алдан тавыш бирү бик уңайлы оештырылган. Көн саен ул иртәнге 8дә башлана. Өйдә кичке 8гә кадәр тавыш бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев