Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсе Алабугада август башында узачак.

Моңа кадәр бу бәйрәм августның 20ләрендә үткәрелә һәм православие динен тоткан кешеләрнең пост тоткан вакытына туры килә иде.

Шуңа күрә алар бу көннәрдә бәйрәм чараларында күңел ача алмадылар. Хәзер исә Спас ярминкәсе пост алдыннан узачак. Быел ярминкә 3,4,5 август көннәрендә үтәчәк.

Спас ярминкәсен үткәрү вакыты урак өстенең иң кызган мәленә туры килү сәбәпле, авыл хезмәтчәннәре дә ярминкә вакытын кичектерүне сораган иде.

Билгеләп үтик, быел Спас ярминкәсе бишенче мәртәбә үткәрелә һәм быел ул халыкара статуска ия булачак. Бу көннәрдә шәһәргә Шишкин, Стахеев, Дурова һәм башка танылган якташларыбызның йөзгә якын нәсел ыруы килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев