Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсе гран-при яулады

Самарада “Russian Event Awards – 2019” вакыйгалар туризмы өлкәсендә VIII Милли премия конкурсына йомгак ясалды.

Конкурска илнең 72 төбәгеннән барлыгы 683 проект тапшырылган булган. 4 ел дәвамында Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге конкурска Алабугада үткәрелгән Бөтенроссия Спас ярминкәсе проектын биргән, ул, ниһаять, “Халык традицияләрен һәм кәсепләрен популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйга” номинациясендә гран-при алды. Бу Алабуга өчен зур алга китеш, шәһәрдә ярминкә инде 12 ел уза.

Бөтенроссия Спас ярминкәсе күптән Татарстан Республикасының вакыйга бренды булып тора. 2019 елгы ярминкәдә декоратив-гамәли сәнгать осталары, Литва, Белоруссия, Казахстан һәм Россиянең 40 шәһәреннән һәм торак пунктларыннан 572 һөнәрче һәм халык һөнәрчелеге вәкиле; 558 ваклап сату предприятиесе һәм сәнәгать оешмалары, 513 җәмәгать туклануы предприятиесе, Россия Федерациясенең 47 төбәгеннән 30 аттракцион катнашты. 3 көн эчендә анда 200 меңгә якын кеше булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев