Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсенә Иваново өлкәсеннән килгән оста туздан, саламнан гаҗәеп матурлык тудыра

Бу эш белән ул 28 ел шөгыльләнә.

Борынгы заманнардан бирле кеше, төрле әйберләр эшләп, аларны файдалану өчен уңайлы гына түгел, матур итеп кулланырга омтыла. Әйтик, каен тузыннан, саламнан төрле әйберләр ясау элеккеге заманда бик популяр булган. Үткәндә генә түгел, хәзерге вакытта да, кеше төрле әйберләр ясау өчен әлеге чималны бик теләп файдалана.
Иваново өлкәсеннән килгән Дмитрий Винокуров гаҗәеп матурлык тудыра — туздан, саламнан нәрсә генә ясамый. Төрле савытлар, тартмачыклар, саламнан ясалган чәчәкләр — нәрсә генә юк анда! Бу эш белән ул 28 ел шөгыльләнә. 
— Бу эшкә өйрәнүем дә ничектер очраклы гына килеп чыкты. Саламнан әйберләр ясый башлаганчы, бер ел эчендә бары өйрәнәм дип бәхәсләштем. Сүземдә тордым, үзләштердем. Бар әйберне дә, беренче чиратта, үзем өчен дип, яратып башкарам. Башта кечкенә генә әйберләр ясап карадым, аннары инде тирәнрәк өйрәнә башладым, барлык серләренә төшендем. Тәҗрибә акрынлап килә, йөргән таш шомара, диләр бит! Акрынлап эшләрем уңышлы килеп чыга башлады, күбрәк вакыт та бирергә тырыштым, —ди оста.
Дмитрий Винокуровның хезмәте башкалар тарафыннан да югары бәяләнгән. Ике ел элек ул «Иваново өлкәсенең халык остасы» исемен алган. Бүген башкаларны да өйрәтә, мастер-класслар алып бара.
— Үзем белгәннәрне башкаларга да өйрәтә алу — зур шатлык. Әйтик, чәй, шикәр, бал өчен савытларга ихтыяҗ зур, чөнки барысы да табигый, бернинди химия юк. Шулай да әлеге шөгыль бик җиңел димәс идем. Иң мөһиме — яратып эшләү, шундый хезмәт кенә куаныч китерә! — дип сөйләде ул.
Туздан яки саламнан ясалган эшләнмәләр теләсә нинди бүлмәне бизәячәк һәм бүләк өчен менә дигән булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев