Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсенә Уфадан килгән оста киездән кабатланмас баш киемнәре тегә

Киез эшләнмәләр үзенчәлекле үзлекләре белән аерылып тора, иң мөһиме – тиз пычранмый, су үткәрми.

Спас ярминкәсендә киездән үзенчәлекле баш киемнәре беркемне дә битараф калдырмады. Аларны Уфадан килгән Ольга Серебренникова тәкъдим итте.
Дөньяда нинди генә талант ияләре юк! Төрле төстәге һәм формадагы башлыкларны күргәч, аларның эшләнешенә сокланмыйча мөмкин түгел, әмма кемнәр генә кия икән мондый биш киемнәрен?! Без бу сорауны остага бирмичә кала алмадык. Әле алу гынамы соң, заказ да ясыйлар икән!
— Сатып алучыларга аларның нәкъ менә үзенчәлекле булуы ошый да инде, чөнки һәр баш киеме бердәнбер нөсхәдә башкарылган, кабатланмас. Бөтен дөньядан заказ ясыйлар, тик бертөрле баш киемен очрату мөмкин түгел. Әйтик, узган ярминкәдә Финляндиядә яшәүче бер кыз «Викинг» башлыгы сатып алды. Баксаң, җирле халык аны теләсә нинди акчага да сатып алырга әзер икән. Мәскәүдән даими заказ ясаучым бар, ул минем баш киемнәре коллекциясен җыя. Аның инде шундый җиде башлыгы бар. Нинди дә булса үзенчәлеклесен күрүгә, ул аны шунда ук сатып ала, — ди Ольга Серебренникова.
Әлеге баш киемнәрендә салкын да, эссе дә түгел икән. Киез эшләнмәләр үзенчәлекле үзлекләре белән аерылып тора, иң мөһиме — тиз пычранмый, су үткәрми. Мондый баш киемең булганда, кышларның үтә суыгы да, күз ачкысыз бураннары да куркыныч түгел.
− Мин тау чаңгысы белән мавыгам һәм шуарга барганда үзем иҗат иткән баш киемен киям. Шунысы сөендерә: һәрвакыт игътибар итәләр һәм комплиментларга күмәләр, моннан тыш, алар бик җылы һәм матур, − ди оста.
Баш киемнәреннән кала, паннолар, яулыклар һәм башкалар тәкъдим ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев