Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Спас ярминкәсенә Яр Чаллыдан килгән оста шамаилләр ясый

Аның ярминкәгә беренче тапкыр гына килүе.

Татарлар өчен өйләрендә ишек өстенә дога сүзләре язылган шамаил элү яки аны башка бер урында тоту — үзе бер гореф-гадәт.
Алар борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтә торган сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә. Бүгенге заманда да әлеге төр сәнгать әсәрләрен тудыручыларның эшләренә соклана алабыз.
Яр Чаллы кызы Айгөл сумаладан татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше саналучы борынгы мөселман каллиграфия сәнгате әсәре — шамаил иҗат итә, аның ярминкәгә беренче тапкыр гына килүе. Эшләре күз явын алырлык.
— Сумаладан эшләнмәләр ясау техникасы белән кызыксындым. Бу сәнгать төренең серләренә Интернет челтәре аша өйрәндем. Материалларга заказ бирдем һәм иҗат итә башладым. Үзебезнең милли сәнгатьне яратканга күрә, нәкъ менә шамаил ясап карыйсым килде, чөнки ул — һәр мөселман йортының күркәм бизәге. Бу шөгыль миңа бик ошады. Беренче эшләр бик яхшы килеп чыкмаса да, ясый-ясый остарасың. Яхшы сүзләр фанерадан лазер белән кисеп ясалган. Эшемдә ачык төсләрне кулланырга яратам. Иҗат өчен иркенлек зур. Барлык эшләнмәләр уникаль, һәрберсендә минем күңел җылысы, — ди ул.
Шамаил — катлаулы, зур осталык сорый торган сәнгать, мондый җаваплы эшкә алынучылар күп түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев