Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Өстәл теннисы буенча ярышлар

Морт авылында 2003-2003 елгы кызлар һәм егетләр арасында өстәл теннисы буенча турнир үтте.

Катнашучылар әйләнеч система буенча уйнады. Ярышларда егетләр арасында 1 нче урынны Лекарево мәктәбе укучысы Вадим Карицкий һәм Олы Шүрнәк мәктәбе укучысы Эдуард Козырев алды. 2 нче урында - Тимур Дәүләтбаев (Олы Шүрнәк мәктәбе), Игорь Еремеев (Лекарево мәктәбе), 3 нче урында - Данис Әюпов (Иске Юраш мәктәбе), Ярослав Григорьев (Танайка мәктәбе).

Кызлар арасында Иске Юраш мәктәбе укучысы Аида Сафина һәм Морт мәктәбе укучысы Зилия Нуриәхмәтова 1 нче урында, 2 нчедә Зилә Ибәтуллина (Морт мәктәбе) һәм Илмира Әшрәфҗанова (Иске Юраш мәктәбе), Лекарево урта мәктәбе укучысы Мария Колесникова 3 нче урында. Катнашучылар грамота һәм призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев