Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

СУ КОЕНУ

Татарстанда барлыгы 34 пляж исәпләнә, коену сезоны 1 июньнән башланса да, аларның барысы да әле су коенучыларны каршыларга әзер түгел.

Алабуга муниципаль районындагы пляжга, Минзәлә, Мамадыш, Чистай, Зәй, Түбән Кама пляжларына керү рөхсәт ителгән. 11 пляжга керү вакыты билгеләнмәгән, бу Идел һәм Кама елгаларында суның тирәнлеге нормадан түбән булуга бәйле. 

Әлеге пляжларның тугызы Лаеш районында, берсе Яшел Үзәндә, берсе Казанда урнашкан. Шулай ук, төзекләндерү эшләре булу сәбәпле, Зәй һәм Мамадыш районнарында пляжларда әлегә су коену рөхсәт ителми.  

“Татар-информ” мәгълүматына караганда, республикада ел башыннан алып, 7 кешенең гомере өзелгән,  27 кешене коткарып калганнар. Узган елда да күрсәткечләр шундый булган. Күпчелек очракта, кешеләр исерек килеш суга төшеп үлә, кайбер очракта исә тиешсез урында коену фаҗига белән тәмамлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев