Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Суларыбызны саклыйк

Газетабызның 10 июньдә чыккан 42нче санында "Су - яшәү чыганагы" дип исемләнгән иҗади конкурс игълан ителгән иде.

Аны Балалар иҗат үзәгенең "Яшь хәбәрче" берләшмәсе һәм район мәгариф идарәсе оештырды.
Су саклау зоналары елы кысаларында үткәрелгән конкурсның максаты: табигатькә сак караш, су объектларын саклап калу һәм торгызу мәсьәләләренә балалар игътибарын җәлеп итү, мәктәп укучыларының иҗади үсешенә шартлар тудыру, сәләтле балаларга ярдәм итү иде.
Конкурс эшләренә Алабуга Балалар иҗат үзәге директоры Эрнст Кәримов рәислегендәге жюри бәя биргән. Аның нәтиҗәләре буенча, 10нчы урта мәктәп укучыларының эше иң яхшы дип табылган: 1 урын Нияз Гыймрановка, 2 урын Аделина Окуневага бирелгән. Без аларны җиңү белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев