Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сынатмадылар

9 сентябрьдә Биектау районында Татарстан Республикасы инвалидларының ХХ спорт фестивале тәмамланды.

Фестивальгә ТРның барлык шәһәр һәм районнарыннан 27 команда килде. Алабуга командасы бу ярышларда 4 нче урынны яулады. Фестивальдә катнашучылар арасында терәк-хәрәкәте аппараты, коляскада йөрүче инвалидлар, гомуми авыру һәм күрү буенча инвалидлар катнашты.

Безнең шәһәр данын яклаучы команда спортчылары яхшы күрсәткечләргә иреште:

Мария Урсегова, Сергей Иванов һәм Раил Шәрәфиев - армрестлинг ярышларында сынатмады. Николай Прохоров - шашка, ә Раил Шәрәфиев һәм Галимҗан Гыйләҗетдинов пауэрлифтинг буенча алдынгылар исәбендә булды; колясканы фигуралы йөртүдә Сергей Иванов яхшы күрсәткечләргә ирешсә, Александр Тепляков ирләр арасында өстәл теннисы буенча ярышларда сынатмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев