Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Табиб: «омикрон» йоктырмас өчен ничек сакланырга?

Табиб иммунитетны кайгыртырга киңәш итә.

Чаллыдагы шәхси медицина үзәге табибы Лариса Танова үзенең инстаграм сәхифәсендә коронвирусның яңа штаммы — "омикрон«нан үзеңне ничек сакларга мөмкин булуын сөйләде.

Башта табиб «омикрон» белән ешрак балалар һәм йөкле хатыннар авырый, дип ассызыклап үткән. Шулай ук инфекция «дельта» штаммына караганда 2,5 тапкыр тизрәк тарала, дип язган. «Омикрон» йоктырган вакытта авыру җиңелрәк узса да (прививкалары булганнар бөтенләй чирләмәскә мөмкин), авыруның авыр формалары барыбер булачак, — дип белдергән Танова.

Шуңа күрә табиб, барыннан да элек, иммунитетны кайгыртырга киңәш итә, бигрәк тә хроник авырулары булган кешеләргә.

— Кандагы шикәр микъдарын, Ферритин, СРБны тикшерергә. Рационнан баллы ризыкларны һәм ак оннан ясалган азык-төлекне алырга кирәк. Яшелчә, витаминнар кулланырга. Эчәклек эшен тәртипкә китерергә, пробиотиклар кабул итәргә кирәк, — дип киңәш иткән Лариса Танова.
Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев