Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Табиб "омикрон"ны җиңәр өчен нинди ризыклар кулланырга кирәклеген әйтте

Хайван майлары, мисал өчен сало яисә ГХИ иммун системасын ныгытырга ярдәм итә.

Бу исә омикрон-штамм таралуга бәйле бик актуаль, дип белдергән диетолог Маргарита Королева. Табиб хайван майларын иртәнге аш вакытында кулланырга киңәш итә. Андый майлар вирусларның, бактерияләрнең активлыгын киметә.

Организм өчен хайван майларының төп функцияләренең берсе — сулыш алу. Үпкә тукымаларының альвеоляр аппараты сурфактанттан эшләнелгән. Аның нигезендә 90 проценттан артык майлар. Сурфактантның сыйфаты үпкәләрнең һава белән тәэмин ителешен, газ алмашу һәм организмны оксигенацияләүне билгели. Һәр күзәнәкнең юка мантиясендә, ягъни аның күзәнәк мембранасы составы да майларга бар. Алар да иммунитетны саклый, бу вируска реплициацияләргә һәм тиз таралырга мөмкинлек бирми, дип аңлаткан Маргарита Королева.
Чыганак
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев