Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Табиблар кар көртеннән табылган баланың аягын саклап калу өчен көрәшә

Табиблар Яшел Үзәннән ерак түгел урында - Чувашстан белән чиктә табып алынган 9 яшьлек малайның аягын саклап калу өчен көрәшә.

Яшел Үзәннән булган әлеге малайның әбисенә барган юлда адашуы һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан Шырдан тимер юл станциясеннән ерак түгел урында - бакчачылык ширкәте тирәсендә табып алынган иде. Аны төнге сәгать 3тә поезд машинисты күрә һәм полициягә хәбәр итә.
Ярымһушсыз хәлдә булган баланың аяклары нык туңган - өченче дәрәҗәгә җитеп өшегән була.
Малай 17 гыйнварда Яшел Үзәндәге өеннән Албаба станциясе янында яшәүче әбисенә чыгып киткән. Ләкин электричкага соңга калгангамы, әллә көтеп тормаганмы - буран булуга карамастан җәяүләп киткән.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев