Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тагын бер алабугалы коронавирус инфекциясен йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә 89 кешедә коронавирус инфекциясе расланган.

Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
16 кеше хастаханәләргә озатылган, 73 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 29, 50дән 60 яшькә кадәр — 17, 60тан 70 яшькә кадәр — 17, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр — 4, 90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1 очрак ачыкланган.

Казанда — 54, Яр Чаллыда — 6, Әлмәттә — 5, Бөгелмәдә 3 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Актаныш, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама районнарында икешәр очрак теркәлгән. Әгерҗе, Арча, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Саба, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

12 декабрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 11 412 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 007 кеше савыккан, узган тәүлектә — 85 кеше.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев