Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тагын ике алабугалыда коронавирус инфекциясе ачыкланган

Татарстанда COVID-19 белән авыруның 69 яңа очрагы теркәлгән.

COVID-19 йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 56 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 21, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.

Казанда — 30, Яр Чаллыда — 13, Сабада — 7, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш районнарында — икешәр, Апас, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9625 очрагы теркәлгән.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8421 кеше савыккан, узган тәүлектә — 48 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев