Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТАЛПАННАР ҺӨҖҮМ ИТӘ

Апрель ахырыннан Алабугадагы агачлыклар талпаннарга каршы препарат белән эшкәртеләчәк.

Беренче чиратта, Пионер паркын, Шишкин буаларын, “Мәйдан” тамаша үзәген һәм “Гуляй-парк”та чара күреләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, Алабуга районында 2013 елдан талпан  энцефалиты һәм боррелиоз белән авыру очраклары теркәлмәгән. Әлеге авыруны китереп чыгара торган вирус кешегә зарарлы талпаннан йогарга мөмкин. Андый талпан корбанын тешли, канын эчә. Зарарланган бөҗәк кешегә урманнарда, агачлыкларда, куе үлән үскән урыннарда, сулык ярларында, үләне чабып алынмаган юл кырыйларында зыян салырга мөмкин. Талпаннарны тәнегездә тапкан очракта, кичекмәстән дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны яндырырга яисә кайнап чыккан суга салырга кирәк. Бөҗәкнең зарарлымы-юкмы икәнен белү өчен, аны пыяла савытка салып “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нә илтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев