Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тамчы-шоу

23 октябрьдә "Яңа гасыр" теле-радиокомпаниясендә Халыкара "Тамчы-шоу" фәнни-интеллектуаль бәйгесе үтте.

Бәйгедә катнашкан 1 нче гимназия укучылары Виктория Осипова, Альбина Раимова, Булат Гыйльметдиновтан торган команда (укытучылары З.М.Ильдарханова, Р.Н.Нигъмәтуллова, Л.Г.Вагыйзова) җиңү яулап кайтты. "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында балалар өчен "Тамчы-шоу" программасы 2006 елдан чыгып килә. 10 ел эфирда булуына карамастан, ул әле картаерга ашыкмый. Тапшыруның максаты да республикабызда яшәүче сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, белемгә, китап укуга мәхәббәт уяту, кечкенәдән татар зыялыларын үстерү.
Шоу-уенда катнашучылар - 6-8 нче сыйныф укучылары - география, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияте һәм тарихы буенча Зәй районыннан килгән укучылар белән кѳч сынашты. Мәртәбәле жюри ике команданың чыгышын да уңай яктан бәяләде һәм яхшы әзерлек белән килүен билгеләп үтте. Ә бәйге ахырында укучыларга 1 урын яулау турында мактау кәгазе, рәхмәт хаты һәм татар классикларының истәлекле китаплары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев