Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Таныклык алдылар

Алабуга районы имам-хатыйбларына таныклык тапшырдылар.

Имам-хатыйб булып эшләргә хокук барлыгын раслаучы әлеге документны тапшыру тантанасы Казанда Мөселманнар Диния Нәзарәтендә үтте. Алабуга районы мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт Саматов әйтүенчә, безнең район республикада беренчеләрдән булып таныклык алу өчен документлар тапшырган һәм ТРның Диния нәзарәте тарафыннан бу гамәле өчен хуплауга лаек булган. Безнең районда 10 имам эшли.

Сүз уңаеннан, 27 майда "Урман әкияте" лагере территориясендә мөселман сабантуе үткәрелә. Бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр иртәнге сәгать сигездә Җәмигъ мәчет янында җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев