Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Тарловканың бер урамында асфальт җәю төгәлләнде

Быелдан Алабуга районы җитәкчелеге Тарловкада яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итүгә аерым игътибар бирә.

Тарловканың Санатор урамында асфальт җәю төгәлләнде. Хәзер тигез һәм яңартылган юл буйлап йөрергә була.
Аның озынлыгы 500, киңлеге — 6 метр. «Стройсервис» ҖЧҖ мастеры Айдар Мурзин билгеләп үткәнчә, юл барлык стандартлар буенча эшләнгән: иске асфальт алынган, тигезләүче катны 3 сантиметр, югары катны 5 сантиметр итеп салганнар.
Яңа асфальт җәйгәндә, җирле ТИҮ рәисе Юлия Давыдова юлда ясалма тигезсезлекләр урнаштырырга кирәклеген ассызыклады, чөнки биредә хәрәкәт шактый тыгыз. Шәһәр кешеләре Кама ярына ял итәргә барырга ярата, шул ук вакытта алар тизлек режимын сакларга бик тырышмый.
− Безнең өчен бу җәяүлеләр зонасы да. Балалар шушы юлда велосипедларда һәм роликларда, ә өлкән буын вәкилләре — кичләрен йөри, − ди ул.
Җирле халык сүзләренә караганда, балаларны чак кына таптатмый калу очраклары берничә тапкыр булган.
Тарловкада яшәүчеләрнең үтенече ишетелде − бу юлда ясалма тигезсезлекләр пәйда булды. Халык 5 фонарьны алыштыруны сораган булган, район җитәкчелеге 21 яңа яктырткыч куйдырган.
− Мине юл тулысынча канәгатьләндерә. Көн саен эшкә барып, кире өйгә кайтам. Урман аша да юлларны тәртипкә китерсеннәр, яктырту да урнаштырсыннар иде, чөнки юлның бу өлеше буйлап барганда берни дә күренми, − ди җирле Денис Торгаев.
Җирле халыкның тагын бер проблемасы бар, алар инде киләсе елда ук хәл ителер дип өметләнәләр. Тарловкалылар Санатор урамында тротуар барлыкка килүен тели.
− Тротуарны киләсе елда эшләячәкбез дип вәгъдә иттеләр. Без моңа ышанып калабыз. Әбиләргә, балаларга һәм коляскалы әниләргә йөрергә уңайлы ясалса, яхшы булыр иде, − диде Елена Богатова.
Исегезгә төшерәбез, быелдан Алабуга районы җитәкчелеге Тарловкада яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итүгә аерым игътибар бирә. Һәр ике атна саен җитәкчеләр белән дә, халык белән дә очрашулар уза, анда күтәрелгән проблемаларны хәл итү турында фикер алышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X