Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап тәкъдим ителә

Китапта татар халкы тарихы тасвирлана.

ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап тәкъдим ителә. Китапта татар халкы тарихы тасвирлана.
Китап иллюстрацияләр, фотографияләр, тарихи документлар һәм тикшеренүләр белән кызыклы итеп эшләнгән. 
Китап 4 бүлектән тора: «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат». 
Китапның күп өлеше милли мәдәният нигезләрен яктырта. Китапта шулай ук Идел Буе Болгарының барлыкка килүе, мәдәниятне модернизацияләү, татар милләтен формалаштыру һәм башкалар тасвирлана. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

Шулай ук китап белән Татар китап нәшрияты сайтында танышырга мөмкин: https://tatkniga.ru/book/kniga-tatarskiy-mir.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев