Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чаралар өч тарихи датага бәйле булачак

Төп чаралар 27 май көнне башлана.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан әһәмиятле чаралар өч көнгә билгеләнгән.  Алар өч тарихи датага бәйле булачак. Бу – 27 май, 25 июнь һәм 30 август. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Һәр датаның үз әһәмияте бар. Шулай итеп, 1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет кабул ителә.

25 июнь ТАССР Хөкүмәте барлыкка килгән көн дип санала.

30 август – 1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн.

27 майда тантаналы утырыш, юбилей тәңкәсен тәкъдим итү булачак. 25 июньдә оештыру комитеты утырышы һәм ветераннар белән тантаналы очрашулар булачак. Шулай ук бу көнне ТР флагы эстафетасына старт биреләчәк.

30 августка төрле объектларны ачу, республика башлыгының тантаналы кабул итүе билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев