Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Татар дөньясы. Татарский мир» китабының беренче тиражы 100 мең нөсхә тәшкил итәчәк

Басма 2020 елның сентябрь ахырында чыгачак.

«Татар дөньясы. Татарский мир» китабының беренче 100 мең нөсхәсен 2020 елның сентябрь ахырына чыгарырга планлаштыралар. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
Алга таба китапны ирекле сатуга чыгарырга планлаштыралар. Әлегә басма «Таткнига», 100tatarstan.ru сайтларында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында ТАССР йөз еллыгына багышланган бүлектә электрон форматта күрсәтелә. 
Китапта Алтын Урда оешканнан алып совет модернизациясенә кадәр татар халкы турында тарихи мәгълүматлар тәкъдим ителәчәк. Өстәвенә, басма тел, язу, әдәбият, урбанизация һәм шәһәр мәдәниятен формалаштыру процессларын, татар җәмгыяте тормышының барлык якларына да йогынты ясаган ислам динен кабул итүне яктырта. Шулай ук китапта традицион татар мәдәнияте, гаилә гореф-гадәтләре һәм йолалары, халык декоратив-гамәли сәнгате, рухи мәдәният һәм бәйрәмнәр турында мәгълүмат бар. 
Басма татар һәм рус телләрендә әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев