Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татар дөньясында мәгълүм

Татарстан Республикасы Милли музеенда Кәрим Рәшидовка багышланган китап дөнья күрде.

Казанда Татарстан Республикасы Милли музеенда "Кәрим Рәшидов (Җаманаклы): ил тарихында исеме. Кырым - Казан - Алабуга" исемле китапны тәкъдим итү чарасы узды. Чара Габдулла Тукай музее тарафыннан оештырылган. Хезмәтнең авторы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Алабуга тарихи-мәдәни һәм сәнгать музеена нигез салучы Доларис Галләмова. Ул китап Кәрим Рәшидовның (1905-1965) тууына 110 ел тулуга багышлап чыгарылган. Кәрим Рәшидов (Җаманаклы) - кырымтатар мәдәниятендә танылган шәхес - шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе.

XX гасырда Татарстан һәм Кырым мөнәсәбәтләре тарихында Кәрим Рәшидов зур роль уйнаган. Җаманаклы тәхәллүсе астында ул Кырымга, Казанга, бөтен татар дөньясына танылган. Кәрим Рәшидов Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Кави Нәҗми, Муса Җәлил белән якыннан таныш, Таҗи Гыйззәт, Салих Сәйдәшев белән дустанә мөгамәләдә булган . Рус, татар теленнән тыш, ул үзбәк, кыргыз телләрен белгән, төрек телендә җиңел аралашкан.

Китапта Җаманаклының язмышында Алабуга роле турында да бәян ителә.

Кичәдә, шулай ук, Кәрим Рәшидовның Алабудага яшәүче кызы Фәридә Рәшидова-Быкова, Галимҗан Нигъмәтинең кызы филология фәннәре докторы Йолдыз Нигъмәтуллина чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев