Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бөтендөнья татар спортчылары онлайн режимда спорт күнегүләре үткәрәчәк

Проектның төп максаты – карантин чорында төрле яшьтәге кешеләрне профессиональ спортчылар-бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар белән бергә өй шартларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук яшь спорт сөючеләргә чемпионнар белән шәхсән аралашу мөмкинлеге бирү.

Коронавирус пандемиясе тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кагылды: физик культура һәм спорт искәрмә түгел. Бу көннәрдә өйдә калучыларга ярдәм итү өчен, Россия спорт министрлыгы социаль челтәрләрдә “Өйдә шөгыльлән. Спорттормыш нормасы («Тренируйся дома. Спорт – норма жизни») исемле акция башлап җибәрде, аңа Татарстан Республикасының спорт җәмәгатьчелеге дә кушыла.

“Спорт – тормыш нормасы” федераль проектының “Демография” илкүләм проекты кысаларында татар вәкилләре, шул исәптән башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче, массакүләм күнегүләр сериясен турыдан-туры эфирда үткәрәчәк.

Шәхси Инстаграм-аккаунтларда live режимында татар спортчылары дәресләр уздырачак:

- Россиянең атказанган спорт мастеры, фехтование буенча җәйге Олимпия уеннарының көмеш призеры Камилла Гафурҗанова (@milamanzarek) – 3 апрель, 20:00 (мск);

- Россиянең спорт мастеры, тхэквондо буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры Карина Тищенко (@karina_tishchenko_) – 6 апрель, 14:00 (мск);

- Халыкара класслы Россиянең спорт мастеры, нефть чыгаручы илләр арасында бокс буенча Дөнья Кубогы җиңүчесе Артур Субханкулов (@arthursubhankulov) – 8 апрель, 14:00 (мск);

- Россиянең спорт мастеры, каратэ буенча Россия чемпионы Алинә Шишканова (@alinka_shishkanova) – 10 апрель, 14:00 (мск);

- Россиянең атказанган спорт мастеры, күп тапкыр Россия чемпионы, регби буенча 2013 елгы Универсиада ярышлары җиңүчесе Рамил Гайсин (gaysin_ramil) – 13 апрель, 14:00 (мск);

- Халыкара класслы Россиянең спорт мастеры, самбо буенча Европа чемпионы Альберт Шәңгәрәев (@albert_ilsyrovich) – 15 апрель, 14:00 (мск);

- Россиянең спорт мастеры, дзюдо буенча Европа беренчелекләре җиңүчесе һәм призеры Нияз Билалов (@niyazji) – 17 апрель, 14:00 (мск).

Live-тренировкаларга ике континенттан Лос-Анджелес, Мәскәү, Красноярск, Казан, Уфа, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары кушылачак. Дәресләрне атнага өч тапкыр уздырачаклар, ә күнегүләр марафонын 3 апрельдә Камилла Гафурҗанова ачып җибәрәчәк. Аның дәресе Мәскәүдә 20:00 сәгатьтә башлана. Һәр тренировканың уртача озынлыгы 1 сәгать тәшкил итәчәк.

Тренировка дәресләрендә иң актив катнашучылар өчен оештыручылар партнерларыннан призлар һәм бүләкләр каралган. Проектның инициаторы һәм координаторы – ТР каратэ WKF Федерациясе Президенты, тренер-укытучы Искәндәр Шаһин (@iskan87), Тел.: +7 (987) 235-80-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев