Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Tatar сүзе» бәйгесен оештыручылар татар шигъриятенә кызыксыну уятырга тели

Бәйгенең икенче турына үтүчеләр өчен Казан театрлары артистлары нәфис сүз осталыгы буенча мастер-класс оештырачак.

«Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.
«Җәмгыятьтә халкыбызның яшәеше турында фикерләр күп йөри. Тел югалып бара дибез, фаразлар кылабыз. Милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз дип уйлыйм. Шигърияткә багышланган кичәләребез 2005 елдан бирле оештырыла, тамашачының шигърияткә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем. Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде», — диде ул.
Айдар Фәйзрахманов сайлап алу туры онлайн үтәчәген искәртте. «Икенче турда катнашучыларны чакырып, аларга мастер-класс та биреләчәк. Моның өчен Камал, Тинчурин театры артистлары, эстрадабыздагы мәртәбәле алып баручылар да җәлеп ителәчәк. Әлеге бәйге 4-5 ел элек үк әзер иде. Елашып утыруның мәгънәсе юк. Соңга калдык дип, үкенеп утыра алмыйбыз», — диде ул.
«Беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар итәчәкбез. Шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт — костюм да исәпкә алыначак. Мәсәлән, мин шигырьне укый белмим, ә үз эчемнән, күңелемнән үткәреп сөйлим. Мин моны Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Роберт Әхмәтҗанов һ.б. шигырьләрендә сизәм. Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», — диде Фәйзрахманов.
Бәйге номинацияләре: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл. Катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә: 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар — театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 30 000 (утыз мең) сум, II урын — 25 000 (егерме биш мең) сум, III урын — 20 000 (егерме мең) сум. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 45 000 (кырык биш мең) сум, II урын — 35 000 (утыз биш мең) сум, III урын — 25 000 (егерме биш мең) сум. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: I урын — 50 000 (илле мең) сум, II урын — 40 000 (кырык мең) сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев